ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты тарафыннан, Яр Чаллы мәктәпләренең берсендә эш дәфтәрләренә акча җыю мәсьәләсе буенча Рособрнадзордан җибәрелгән, мөрәҗәгать каралды.
Чаллы шәһәре Башкарма комитетының Мәгариф идарәсе тәкъдим иткән мәгълүматларга караганда, әлеге факт буенча Чаллы шәһәре прокуратурасы тарафыннан тикшерү уздырылган. Тикшерү барышында мәктәп директорына белем бирү оешмасының укыту-методик комплексына кермәгән эш дәфтәрләреннән файдалану өлешендә белем алу турында законнарны бозу буенча күрсәтмә бирелгән. Яр Чаллы шәһәре прокуратурасы күрсәтмәсе нигезендә сыйныф җитәкчесе дисциплинар җаваплылыкка тартылган.
Мөрәҗәгатьне карау йомгаклары буенча «Россия Федерациясендә мәгариф турында» 2012 елның 29 декабрендәге 273-ФЗ номерлы Федераль законның 35 статьясындагы 1 пункты таләпләрен үтәү зарурлыгы күрсәтелде, федераль бюджетның бюджет ассигнованиеләре, Россия Федерациясе субъектлары бюджетлары һәм җирле бюджетлар исәбеннән төп белем бирү программаларын үзләштерүчеләргә федераль дәүләт белем бирү стандартлары, федераль дәүләт таләпләре, мәгариф стандартлары һәм мөстәкыйль билгеләнгән таләпләр буенча, белем бирү эшчәнлеген гамәлгә ашыручы оешмалар тарафыннан белем алу вакытына дәреслекләр һәм уку әсбаплары, шулай ук укыту-методик материаллар түләүсез файдалануга бирелә.