Департамент квалификация күтәрү курслары үткәрә

2021 елның 7 декабре, сишәмбе

2021 елның 6-10 декабрендә контроль-күзәтчелек чараларын гамәлгә ашыруга җәлеп ителә торган экспертлар өчен «Мәгариф өлкәсендә федераль дәүләт контроле (күзәтчелек). Контроль-күзәтчелек эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыру юнәлешләре» квалификация күтәрү курслары уздырыла.
Курслар программасында министр урынбасары – Департамент җитәкчесе Р.Г.Мөҗипов, Департамент җитәкчесе урынбасары С.Н.Захарова, Департаментның контроль-күзәтчелек эшчәнлеге идарәсе башлыгы Г.В.Сәмигуллина һәм башкаларның чыгышлары.
Квалификация күтәрү курслары кысаларында түбәндәге мәсьәләләр каралачак:
- мәгариф өлкәсендә федераль дәүләт контролен (күзәтчелеген) гамәлгә ашырганда кулланыла торган яңа норматив-хокукый актлар;
- лицензия таләпләрен үтәү өлешендә норматив таләпләр;
- башлангыч һәм төп гомуми белем бирүнең яңа Федераль дәүләт белем бирү стандартлары;
- мәгариф оешмаларының контроль-бәяләү эшчәнлеге;
- мәгариф оешмасының төп белем бирү программалар;
- тәрбия буенча эш программасы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International