Департамент мәгълүмати вебинар үткәрде

2021 елның 3 декабре, җомга

Законнарда билгеләнгән мәҗбүри таләпләрне бозуларны кисәтү һәм аларның санын киметү максатыннан 2021 елның 3 декабрендә мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты мәгариф идарәләре башлыкларының урынбасарлары, мәгариф оешмалары җитәкчеләре белән мәгълүмати вебинар үткәрде. 
Вебинарда министр урынбасары - департамент җитәкчесе Р.Г.Мөҗипов, департамент җитәкчесе урынбасары С.Н.Захарова, «Мәгълүмати куркынычсызлык идарәсе» ҖЧҖ генераль директоры М.А.Солдатов һәм 1000нән артык тыңлаучы катнашты.
Рәмис Гаптрәис улы үз чыгышында мәктәпнең белем бирү сыйфатын бәяләү системасы буенча төп проблемаларны билгеләде һәм аларны бетерү буенча тәкъдимнәр бирде. Светлана Николаевна “Мәгариф һәм (яисә) квалификация турында документларның, укыту турында документларның федераль реестры” Федераль мәгълүмат системасында белешмәләрне тутырганда хокук бозулар һәм балаларны исәпкә алуны оештыру турында сөйләде. Михаил Александрович электрон цифрлы имза алуның төп үзгәрешләре белән таныштырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International