«Россия Федерациясендә мәгариф турында» 2012 елның 29 декабрендәге 273-ФЗ номерлы Федераль законның 93.1 маддәсенең 2 өлеше нигезендә, мәгариф оешмалары тарафыннан Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментының Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы боерыклары белән билгеләнгән срокка мәгариф турындагы закон таләпләрен бозуларны бетерү турындагы күрсәтмәләрен үтәмәү белән бәйле рәвештә, белем алучыларны түбәндәге мәгариф оешмаларына кабул итү тыела:
2021 елның 23 ноябреннән:
- Казан шәһәре Яна-Савиң районының, «91 нче номерлы урта гомуми белем мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениясе. (2021 елның 22 ноябрьдагы под-2822/21-Д номерлы боерык);
- Казан шәһәре Яна-Савиң районының, «Аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган 143 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениясе. (2021 елның 23 ноябрьдагы под-2823/21-Д номерлы боерык).
2021 елның 24 ноябреннән:
- Казан шәһәренен муниципаль бюджет мәгариф учреждениесе «Дәвалау педагогикасы һәм дифференциацияләнгән укыту үзәге». (2021 елның 23 ноябрьдагы под-2831/21-Д номерлы боерык).
2021 елның 1 декабреннән:
- Казан шәһәре Яна-Савиң районының, «87 нчы номерлы катнаш төрдәге балалар бакчасы» мәктәпкәчә белем муниципаль бюджет учреждениесе. (2021 елның 26 ноябрьдагы под-2863/21-Д номерлы боерык);
- Казан шәһәре Яна-Савиң районының, «85 нчы номерлы катнаш төрдәге балалар бакчасы» мәктәпкәчә белем муниципаль бюджет учреждениесе. (2021 елның 26 ноябрьдагы под-2864/21-Д номерлы боерык).