“Россия Федерациясендә мәгариф турында” 2012 елның 29 декабрендәге 273-ФЗ номерлы Федераль законның 93.1 маддәсенең 2 өлеше нигезендә, мәгариф оешмалары тарафыннан Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментының 2021 елның 18 ноябреннән Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы боерыклары белән билгеләнгән срокка мәгариф турындагы закон таләпләрен бозуларны бетерү турындагы күрсәтмәләрен үтәмәү белән бәйле рәвештә, белем алучыларны түбәндәге мәгариф оешмаларына кабул итү тыела:
- Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районының «19 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе (2021 елның 17 ноябрьдагы под-2770/21-Д номерлы боерык); https://obrnadzor.tatarstan.ru/rus/file/pub/pub_3006658.pdf
- «Түбән Кама индустриаль техникумы» дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесе. (2021 елның 17 ноябрьдагы под-2771/21-Д номерлы боерык); https://obrnadzor.tatarstan.ru/rus/file/pub/pub_3006646.pdf
- Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районының «20 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе (2021 елның 17 ноябрьдагы под-2772/21-Д номерлы боерык). https://obrnadzor.tatarstan.ru/rus/file/pub/pub_3006654.pdf