18 ноябрьдә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгында Архангельск өлкәсе делегациясе (администрация җитәкчесе урынбасары - Архангельск өлкәсе Губернаторы администрациясенең һәм Архангельск өлкәсе Хөкүмәтенең хокукый департаменты директоры - Андреечев Игорь Сергеевич, Архангельск өлкәсе Губернаторы администрациясенең һәм Архангельск өлкәсе Хөкүмәтенең коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре идарәсе җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Кукин Николай Анатольевич, Архангельск өлкәсенең дәүләт юридик бюросы башлыгы, М.В. Ломоносов исемендәге Төньяк (Арктика) федераль университеты юридик клиникасы директоры Сунгурова Екатерина Дмитриевна) белән очрашу булды. Очрашуда министр урынбасары - мәгариф өлкәсендә күзәтчелек департаменты җитәкчесе Р.Г.Мөҗипов Татарстан Республикасының мәгариф өлкәсендә коррупциягә каршы көрәш чараларын оештыру тәҗрибәсен тәкъдим итте.