Кабул итүне тыю турында

2021 елның 17 ноябре, чәршәмбе

“Россия Федерациясендә мәгариф турында” 2012 елның 29 декабрендәге 273-ФЗ номерлы Федераль законның 93.1 маддәсенең 2 өлеше нигезендә, мәгариф оешмалары тарафыннан Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментының 2021 елның 15 ноябреннән Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы боерыклары белән билгеләнгән срокка мәгариф турындагы закон таләпләрен бозуларны бетерү турындагы күрсәтмәләрен үтәмәү белән бәйле рәвештә, белем алучыларны түбәндәге мәгариф оешмаларына кабул итү тыела:

- Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы «Иске Чишмә авылы «Ручеёк» балалар бакчасы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем учреждениесе. (2021 елның 12 ноябрьдагы под-2731/21-Д номерлы боерык). 

https://obrnadzor.tatarstan.ru/rus/file/pub/pub_2995506.pdf

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International