Департаментта мәктәпләрдәге контроль эшләр саны буенча кайнар линия эшли башлады

2021 елның 16 ноябре, сишәмбе

Элегрәк Татарстан Республикасы мәгариф учреждениеләренә гомуми белем бирү оешмаларында бәяләү процедураларын уздыру буенча хат юлланган, чираттагы вебинарда Рособрнадзор һәм РФ Мәгариф министрлыгы документына аңлатмалар бирелгән иде. Бәяләү процедуралары дип класста белем алучыларның барысы тарафыннан да башкарыла торган һәм дәвамлылыгы кимендә утыз минут тәшкил иткән контроль, тикшерү һәм диагностика эшләре атала. 
Мәктәпләргә һәр укыту предметы буенча бәяләү процедураларын бер параллельдә 2,5 атнага бер тапкырдан да сирәгрәк үткәрергә киңәш ителә. Шул ук вакытта бәяләү процедураларын уздыруга киткән уку вакыты күләме агымдагы елда параллельдә предметны өйрәнүгә бирелә торган уку вакытының барлык күләменнән 10 %тан артмаска тиеш. Шулай ук беренче һәм соңгы дәресләрдә контроль эшләр башкармаска һәм бер сыйныф укучылары өчен көненә бердән артык контроль үткәрмәскә тәкъдим ителә. 
Департамент мәктәпләрдә контроль һәм тикшерү эшләренең артык саны турында, конкрет белем бирү оешмалары белән эшне алга таба алып бару өчен мәгълүмат кабул итү өчен кайнар линия ача. Кайнар линия телефоннары:
237-76-35,
237-75-27
237-75-15

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International