Zoom платформасында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының киңәшмәсе булды

2021 елның 11 ноябре, пәнҗешәмбе

Бүген, 11 ноябрьдә, Zoom платформасында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының киңәшмәсе булды. Киңәшмә эшендә муниципаль районнар һәм шәһәр округларының мәгариф идарәләре һәм бүлекләре башлыклары катнашты.  

Киңәшмәдә министр урынбасары - мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Мөҗипов Р.Г. чыгыш ясады. Үзенең чыгышында ул ДЙА-2021 үткәргәндә контроль эшчәнлеге, БДИ уздыруны оештыруның-технологик тәэмин итүнең төп проблемалары, видеокүзәтү һәм имтиханнарны онлайн-мониторинглау турында сөйләде. Шулай ук Рәмис Гаптраисович билгеләп үткәнчә, соңгы елларда БДИ нәтиҗәләренең яхшыруы күзәтелә, шул исәптән мәгариф өлкәсендә катнашучыларның бердәм эше нәтиҗәсендә Татарстан Республикасы лидерлык позицияләрен саклап кала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International