Департамент Авиатөзелеш районы мәктәпләренең берсендә килеп туган вәзгыятьне тикшерде

2021 елның 9 ноябре, сишәмбе

Департаментка Авиатөзелеш районының бер мәктәбендәге вәзгыять буенча мөрәҗәгать килде. Департамент хезмәткәрләре мөрәҗәгатьне мәктәпкә юарып карадылар. Мөрәҗәгатьтә күрсәтелгән фактлар, ата-аналарны уку елына әзерләүгә җәлеп итү, кардан шугалак чистарту, түләүсез түгәрәкләр эшләмәү, шулай ук укучыларның ата-аналары тарафыннан эш дәфтәрләре сатып алу өлешендә, расланды. 
Ачыкланган хокук бозулар буенча мәктәптә ата-аналар хисабына дәфтәрләр сатып алуның ярамаганлыгы турында педагоглар коллективының җыелышы үткәрелде, сыйныф җитәкчесе дисциплинар җаваплылыкка тартылды. Мәктәп директорына түгәрәкләр эшләү белән бәйле белем бирү процессын оештыру эшен көчәйтергә тәкъдим ителде.
«Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының мәгариф идарәсе» МКУга мөрәҗәгатьне карау йомгаклары буенча мәктәптә килеп туган вәзгыятьне контрольгә алу кирәклеге турында мәгълүмат җибәрелде. Җибәрелгән хокук бозуларны бетерү һәм кануннарны үтәүне тәэмин итү, күрсәтелгән хокук бозуларга юл куйган гаепле затларны җаваплылыкка тартуны йөкләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International