“Түбән Кама шәһәренең күппрофильле көллияте” дәүләт автоном һөнәри белем учреждениесе тарафыннан бирелгән күрсәтмәнең үтәлеше турында хәбәрнамәне карау барышында, РФ КоАП 19.5 маддәсенең 1 өлешен бозган өчен дәүләт күзәтчелеген (контролен), муниципаль контрольне гамәлгә ашыручы органның (вазыйфаи затның) закон бозуларны бетерү турында законлы күрсәтмәсен (карарларын) билгеләнгән срокта үтәмәү ачыкланды. Департамент хезмәткәрләре беркетмә төзеде һәм суд карары белән юридик зат административ җаваплылыкка тартылды, 10 000 сум күләмендә административ штраф салынды.