2021 елның 19 октябрендә Департамент белгечләре тарафыннан 18нче мәктәп укучысы ата-анасыннан кергән мөрәҗәгать каралды. Мөрәҗәгатьне карау мәгариф оешмасында булды, аның барышында предмет укытучылары, сыйныф җитәкчесе, медицина хезмәткәре, мәктәп администрациясе һәм укучының ата-аналары (законлы вәкилләре) белән очрашулар узды. Мөрәҗәгатьне карау нәтиҗәләре буенча низаг җайга салынды, департамент хезмәткәрләренә карата рәхмәт хаты җиткерелде.