«Россия Федерациясендә мәгариф турында» 2012 елның 29 декабрендәге 273-ФЗ номерлы Федераль законның 93.1 маддәсенең 2 өлеше нигезендә, мәгариф оешмалары тарафыннан Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментының 2021 елның 8 октябреннән Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы боерыклары белән билгеләнгән срокка мәгариф турындагы закон таләпләрен бозуларны бетерү турындагы күрсәтмәләрен үтәмәү белән бәйле рәвештә, белем алучыларны түбәндәге мәгариф оешмасына кабул итү тыела:
- «Татарстан Республикасы армиясенә, авиация һәм флотка (ДОСААФ) ярдәм итү буенча ирекле җәмгыять» региональ иҗтимагый берләшмәсенең Түбән Кама автомобиль мәктәбе» һөнәри белем бирү учреждениесе (2021 елның 11 октябрьдагы под-2495/21-Д номерлы боерык).
https://obrnadzor.tatarstan.ru/rus/file/pub/pub_2961166.pdf