Департамент мәгариф учреждениеләренә хокук бозуларның ярамаганлыгы турында кисәтүләр җибәрде

2021 елның 23 сентябре, пәнҗешәмбе

Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты тарафыннан белем бирү оешмалары сайтларында мәгълүматны, шул исәптән укучылар өчен буш урыннар булу (булмау) турында мәгълүматны дөрес урнаштырмау фактлары турында мөрәҗәгать каралды.

Мөрәҗәгатьне карау барышында Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты тарафыннан мөрәҗәгатьтә күрсәтелгән фактларның раслануы ачыкланды.

Казан шәһәре Совет районының «Аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган 171 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе һәм «174 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе җитәкчеләренә «Интернет» мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә рәсми сайтлар алып бару өлешендә законнарда каралган мәҗбүри таләпләрне бозуның ярамаганлыгы турында кисәтүләр җибәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International