Департамент Казан шәһәре Совет районының 8 нче гимназиясе - Мәгариф үзәгендә акча җыюны туктатты

2021 елның 22 сентябре, чәршәмбе

Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты Казан шәһәре Совет районының «8 нче гимназия – Мәгариф үзәге» гомуми белеем муниципаль бюджет учреждениесендә мәҗбүри акча җыю факты турында мөрәҗәгатьне карады.

Мөрәҗәгатьне карау барышында Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты тарафыннан мөрәҗәгатьтә күрсәтелгән фактларның раслануы ачыкланды. Гимназия директоры тарафыннан ата-аналардан (законлы вәкилләрдән) акча җыюга юл куймау турында педагогик коллектив һәм ата-аналар комитеты белән җыелышлар үткәрү планлаштырыла. Хокук бозуларга юл куйган вазыйфаи затлар дисциплинар җаваплылыкка тартылачак.

Департамент аңлатуынча, закон гомуми белем бирү учреждениеләре ихтыяҗлары өчен ата-аналарның акчаларыннан файдалану мөмкинлеген кире какмый. Әлеге мөнәсәбәтләр Россия Федерациясе Граждан кодексында, шулай ук «Хәйрия эшчәнлеге һәм иреклелек (волонтерлык) турында» 1995 елның 11 августындагы 135-ФЗ номерлы Федераль законда күрсәтелгән. Әмма хәйрия ярдәме күрсәткәндә иреклелек принцибы сакланырга тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International