Бүген Алабугада урнашкан «Адымнар-Алабуга» муниципаль автоном гомуми белем бирү учреждениесендә профилактик визит үткәрелде

2021 елның 21 сентябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының 2021 елның 3 августындагы 1920/21-Д номерлы боерыгы нигезендә Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты белгечләре тарафыннан профилактик визитлар уздыру дәвам итә.

Профилактик визитлар уздыруның максаты: мәгариф турындагы законнарда билгеләнгән мәҗбүри таләпләрне бозуларны кисәтү һәм аларның санын киметү.

Профилактик визит барышында оешмалар, индивидуаль эшкуарлар эшчәнлегенә карата куелган мәҗбүри таләпләр, шулай ук контроль (күзәтчелек) чараларының төрләре, эчтәлеге һәм интенсивлыгы турында мәгълүмат бирәләр.

Тикшерү барышында контрольдә торучы зат тарафыннан алынган аңлатмалар киңәш характерында була, шул ук вакытта мәҗбүри таләпләрне бозуларны бетерү турында күрсәтмәләр бирелми.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International