Урта һөнәри белем бирү оешмалары студентлары өчен бөтенроссия тикшерү эшләре

2021 елның 16 сентябре, пәнҗешәмбе

15 сентябрьдән 9 октябрьгә кадәр урта һөнәри белем бирү оешмалары (СПО) укучылары беренче тапкыр бөтенроссия тикшерү эшләрендә катнашачак.
Бөтенроссия тикшерү эшләрендә көндезге уку формасы студентлары - беренче курс студентлары, шулай ук алдагы уку елында гомуми белем бирү предметларын үзләштерүне тәмамлаган студентлар катнашачак.
Урта буын белгечләрен әзерләү программалары буенча белем алучылар ике тикшерү эше язачаклар: укытуның метапредмет нәтиҗәләрен бәяләү һәм белем бирү оешмасы карары буенча сайланган бер профильле уку предметы буенча (рус теле, математика, физика, химия, биология, табигать белеме, география, тарих, җәмгыять белеме, чит телләр, информатика). Квалификацияле эшчеләр һәм хезмәткәрләрне әзерләү программалары буенча укучылар белем бирүнең метапредмет нәтиҗәләрен бәяләүче бер генә тикшерү эшен язачаклар.
СПО бөтенроссия тикшерү эшләре үрнәкләре белән белем бирү сыйфатын бәяләү Федераль институты сайтында танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International