Департамент аңлата

2021 елның 14 сентябре, сишәмбе

Департамент адресына Казан шәһәре балалар сәнгать мәктәбе администрациясе «Профессиональ укыту» белгечлеге «Дизайн» профиле буенча югары уку йортының 3 курс студентын белем бирү учреждениесенә эшкә урнаштыру өчен документлар кабул итүдән баш тартуның хокуклылыгы турында аңлатуны сорап мөрәҗәгать итте. Мөрәҗәгатьне карау барышында студент ала торган белемнең эшкә урнашу өчен яраклы булуы расланды, чөнки өстәмә гомуми белем бирү программалары буенча педагогик эшчәнлек белән шөгыльләнергә өстәмә гомуми белем бирү программаларының юнәлешендә тиешле белгечлекләр һәм әзерлек юнәлешләре буенча белем алучы һәм ике елдан да ким булмаган арадаш аттестацияне уңышлы үткән затларга рөхсәт ителә. Югары белем бирү программасының өстәмә гомуми белем бирү программасы юнәлешенә туры килүе эш бирүче тарафыннан билгеләнә. 
Югарыда бәян ителгәннәрне исәпкә алып, 3 курс студенты (ягъни ике елдан да ким булмаган арадаш аттестация узган) Оешмага өстәмә гомуми белем бирү программасы буенча укытучы вазыйфасына кабул ителергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International