Хокук бозуларны профилактикалау программасын гамәлгә ашыру һәм мәгариф оешмалары, белем бирү эшчәнлеген гамәлгә ашыручы мәгариф оешмалары тарафыннан мәҗбүри таләпләрне үтәү кысаларында үткәрелгән контроль-күзәтчелек чаралары нәтиҗәләре буенча мәгариф өлкәсендә дәүләт күзәтчелеге бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан Мамадыш муниципаль районы мәгариф өлкәсе хезмәткәрләре өчен киңәшмә ("сорау-җавап" форматы) уздырылачак.
Үткәрү вакыты:
- 2021 елның 24 сентябре 10.00 (балалар бакчалары, өстәмә белем бирү учреждениеләре өчен);
- 2021 елның 24 сентябре 12.00 (мәктәпләр өчен).
Үткәрү урыны:
Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районы, Мамадыш шәһәре, Давыдов урамы, 38 йорт, «Мамадыш шәһәренең 3 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет мәгариф учреждениесенең актлар залы