Белем бирү эшчәнлегенә дәүләт тарафыннан аккредитацияләү турында гаризаларның формалары яңартылды

2021 елның 8 сентябре, чәршәмбе

Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең 2021 елның 20 июлендәге 1009 номерлы боерыгы нигезендә белем бирү эшчәнлегенә дәүләт аккредитациясе үткәрү турында гаризаларның яңа формалары, белем бирү эшчәнлегенә дәүләт аккредитациясе турында таныклыкны һәм/яисә аңа кушымтаны (кушымталарны) яңадан рәсмиләштерү турында, белем бирү эшчәнлегенә дәүләт аккредитациясе турында вакытлыча таныклык бирү турында, белем бирү эшчәнлегенә дәүләт аккредитациясе турында таныклыкның һәм/яисә аңа кушымталарның (кушымталарның) дубликатын бирү хакында, шулай ук аларны тутыру һәм рәсмиләштерүгә таләпләр расланды.
Моннан тыш, белем бирү эшчәнлеген дәүләт теркәвенә алу өчен билгеләнгән төп белем бирү программаларын гамәлгә ашыру турында белешмәләр бирүнең яңа формалары билгеләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International