Йомгаклау иншасын 1 декабрьдә үткәрергә планлаштыралар

2021 елның 3 сентябре, җомга

Йомгаклау иншасын 1 декабрьдә үткәрергә планлаштыралар

Өстәмә даталар 2022 елның 2 февралендә һәм 4 маенда булачак. 

Йомгаклау иншасын 2021 елның 1 декабрендә төп срокта үткәрү планлаштырыла, шулай ук өстәмә даталар - 2 февраль һәм 2022 елның 4 мае каралган. Йомгаклау иншасын уңышлы язу 11 сыйныфны тәмамлаучылар өчен дәүләт йомгаклау аттестациясенә кертү булып тора. Бу хакта чәршәмбе көнне Рособрнадзор матбугат хезмәте хәбәр итте.
Йомгаклау иншасы "зачет", "незачет" системасы буенча бәяләнә. Сәламәтлеге чикләнгән укучылар изложение сайларга хокуклы. Югары уку йортларына керергә теләк белдергән узган елларны тәмамлаучылар да йомгаклау иншасын язырга хокуклы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International