Департамент профилактик визитлар үткәрә

2021 елның 3 сентябре, җомга

Департамент белгечләре тарафыннан 2021 елның августында 8 профилактик визит үткәрелде. 

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының 2021 елның 3 августындагы под-1920/21-Д номерлы боерыгы нигезендә Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты белгечләре тарафыннан 2021 елның августында 8 профилактик визит үткәрелде. 
Профилактик визитлар белем бирү эшчәнлеген гамәлгә ашыруга лицензия алган һәм белем бирү эшчәнлеге бер елга кадәр булган юридик затларга карата үткәрелде. 
Профилактик визитлар, шул исәптән видео-конференцияләр аша да, 2 муниципаль мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенә, 1 гомуми белем бирү учреждениесенә һәм өстәмә һөнәри программалар буенча белем бирүче 5 оешмага карата үткәрелде.
Профилактик визитлар уздыруның максаты: мәгариф турындагы законнарда билгеләнгән мәҗбүри таләпләрне бозуларны кисәтү һәм аларның санын киметү.
Профилактик визит барышында оешмалар, индивидуаль эшкуарлар аларның эшчәнлегенә карата куелган мәҗбүри таләпләр, шулай ук контроль (күзәтчелек) чараларының төрләре, эчтәлеге һәм интенсивлыгы турында мәгълүмат алалар.
Визит барышында контрольдә торучы зат тарафыннан алынган аңлатмалар киңәш характерында була, шул ук вакытта мәҗбүри таләпләрне бозуларны бетерү турында күрсәтмәләр бирелми.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International