Азнакай районында мәктәпне ремонтлау өчен акча җыелу факты тикшерелде

2021 елның 2 сентябре, пәнҗешәмбе

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментына Азнакай муниципаль районы мәктәбендә сыйныфны ремонтлауга акча җыю мәсьәләсе буенча мөрәҗәгать килде.
Мөрәҗәгатьтә күрсәтелгән фактлар расланды: бер сыйныфның ата-аналары (законлы вәкилләре) үз акчалары хисабына буяулар сатып алганнар һәм кабинетта стеналарны буяу эшләре башкарганнар.
Ачыкланган хокук бозулар һәм вазыйфаи бурычларын тиешенчә үтәмәү сәбәпле, директорның тәрбия эше буенча урынбасары, сыйныф җитәкчесе һәм әлеге сыйныф укучысының ата-анасы булган мәктәп директорының милли белем буенча урынбасары дисциплинар җаваплылыкка тартылды.
Моннан тыш, сыйныф ремонтына акча җыю мәсьәләсе буенча шундый ук мөрәҗәгать МКУ «ТР Азнакай муниципаль районы башкарма комитетының мәгариф идарәсе» тарафыннан тикшерелгән, аның нәтиҗәләре буенча коррупциягә каршы хокук бозуларны кисәтү чараларын үтәмәгән өчен мәктәп директоры дисциплинар җаваплылыкка тартылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International