COVID-19 теркәүе (Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы) мәгълүматлары нигезендә, 2020 елның 30 апреленнән башлап хәзерге вакытка кадәр 0-17 яшьтәге балалар өлеше Россия Федерациясе халкы арасында COVID-19 авыруларының барлык очракларыннан 12-13 % тәшкил итә. Авыруларның иң күп очрагы 7-17 мәктәп яшенә туры килә (авырып киткән балаларның гомуми санының 65 %ка якын).
Яңа уку елы алдыннан, яңа коронавирус йогышлы авыруның (COVID-19) таралу куркынычы саклануын исәпкә алып, Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгы әзерләгән короновирус инфекциясен профилактикалау буенча мәгариф оешмаларының педагог хезмәткәрләре өчен белешмә юллыйбыз.