Кабул итүне тыю турында

2021 елның 31 августы, сишәмбе

“Россия Федерациясендә мәгариф турында” 2012 елның 29 декабрендәге 273-ФЗ номерлы Федераль законның 93.1 маддәсенең 2 өлеше нигезендә, мәгариф оешмалары тарафыннан Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментының 2021 елның 6 сентябреннән Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы боерыклары белән билгеләнгән срокка мәгариф турындагы закон таләпләрен бозуларны бетерү турындагы күрсәтмәләрен үтәмәү белән бәйле рәвештә, белем алучыларны түбәндәге мәгариф оешмаларына кабул итү тыела:
- Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районының «Бәйрәкә-Тамак башлангыч гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе (2021 елның 27 августындагы под-2130/21-Д номерлы боерык); https://obrnadzor.tatarstan.ru/rus/file/pub/pub_2917558.pdf
- Казан шәһәре Авиатөзелеш районының «112 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе (2021 елның 27 августындагы под-2131/21-Д номерлы боерык). https://obrnadzor.tatarstan.ru/rus/file/pub/pub_2917566.pdf

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International