Мошенниклык схемасы турында гражданнарны кисәтәбез: уяу булыгыз!
Бүген, 2021 елның 24 августында, Татарстан Республикасы муниципаль районнарының һәм шәһәрләренең берничә белем бирү оешмаларына
8 90 91 38 23 22 номерыннан телефоннан шалтыратулар булды. Алар үзләрен министр урынбасары - Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе - Р.Г. Мөҗипов дип таныштырды. Башка органнар белән берлектә Департаментның тикшерүгә чыгуы турында хәбәр иттеләр, бүләкләр белән пакетлар әзерләүне сорадылар яки алар җибәргән счетка билгеле бер сумманы күчерүне сорадылар.
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты әлеге мәгълүмат ялган дип рәсми рәвештә белдерә!
Мондый шалтыратулар булган очракта Сезне кичекмәстән бу турыда
8 (843) 237 74 84 телефоны буенча Департаментка хәбәр итүегезне сорыйбыз.