Рособрнадзор 2022 елга БТЭ расписаниесен раслады

2021 елның 18 августы, чәршәмбе

Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең 2021 елның 16 августындагы 1139 номерлы боерыгы белән 2022 елда гомуми белем бирү оешмаларында белем алучылар өчен бөтенроссия тикшерү эшләрен (БТЭ) үткәрү расписаниесе расланды. 

https://obrnadzor.tatarstan.ru/rus/file/pub/pub_2907138.pdf
2022 елда беренче тапкыр 7 сыйныф укучылары БТЭны ике мәҗбүри предмет һәм очраклы рәвештә сайлап алынган ике предмет буенча тапшырачак (әлеге практика үзен 2021 елда 6 һәм 8 сыйныфларда уздырылды).
10 һәм 11 сыйныфларны тәмамлаучылар өчен БТЭ үткәрү турындагы карарны, алдагы еллардагы кебек үк, мәгариф оешмалары үзләре хәл итәчәк. Унберенче сыйныф укучыларының тикшерү эшләре БДИга тапшыру өчен сайламаган предметлар буенча узарга тиеш.
Һәр сыйныф һәм предмет өчен БТЭ уздыруның конкрет даталарын вакыт расписаниесендә мәктәп мөстәкыйль рәвештә билгели. 
БТЭ нәтиҗәләре белем бирү процессын камилләштерү өчен мәгариф оешмалары тарафыннан, ә мәгариф идарәсе органнары тарафыннан - мәгариф системасының агымдагы торышын анализлау һәм аны үстерү программаларын формалаштыру өчен кулланылырга мөмкин. Мәгариф оешмалары, укытучылар, төбәк һәм муниципаль мәгариф идарәсе органнары эшчәнлеген бәяләү өчен БТЭ нәтиҗәләрен куллану каралмаган.  
БТЭ Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы тәкъдимнәре нигезендә гомуми белем бирү оешмалары тарафыннан уку елы башланганнан соң (яртыеллык) формалашкан бәяләү процедураларын уздыру графигының состав өлеше булып тора.

https://obrnadzor.tatarstan.ru/rus/file/pub/pub_2907134.pdf

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International