Департамент Менделеевск районында укучыларның ата-аналарыннан законсыз акча җыюны туктатты
Менделеевск районының бер мәктәбе укучыларының ата-аналары сыйныф ремонтына һәм эш дәфтәрләренә акча җыю турында шикаять белән мөрәҗәгать итте. Департамент хезмәткәрләре тарафыннан шикаятьтә бәян ителгән мәгълүматны тикшерү үткәрелде. Мөрәҗәгатьтә күрсәтелгән фактлар расланды. Департамент тарафыннан гамәлдәге законнарны үтәү зарурлыгы катгый күрсәтелде. Шикаятьне карау йомгаклары буенча түбәндәге чаралар кабул ителде: ата-аналар җыелышында укучыларның ата-аналарыннан җыелган акчаларны кире кайтару турында карар кабул ителде; мәктәпнең боерыгы нигезендә хокук бозуларга юл куйган укытучы дисциплинар җаваплылыкка тартылды.