Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының 2021 елның 5 августындагы 1951/21-Д номерлы боерыгы нигезендә мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты тарафыннан 2021 елның 2 яртыеллыгында мәгариф турындагы законнарда билгеләнгән мәҗбүри таләпләрне бозуларны, шул исәптән белем бирү эшчәнлегенә лицензия һәм федераль дәүләт белем бирү стандартларында билгеләнгән таләпләрне бозуларны кисәтү максатында мәгълүмати вебинарлар оештырыла.
https://obrnadzor.tatarstan.ru/rus/file/pub/pub_2895474.pdf
2021 елның 11 августында «Риск-ориентлаштырылган алым: мәгариф эшчәнлеген гамәлгә ашыручы оешмаларга һәм индивидуаль эшкуарларга карата контроль-күзәтчелек чараларын оештырганда дәүләт контроле реформасы приоритетлары» темасы буенча беренче вебинарны үткәрү планлаштырыла (кушымта).
Башлана 10.00 сәгатьтә.
Zoom конференциясенә түбәндәге сылтама буенча тоташа аласыз: https://us02web.zoom.us/j/84753481564?pwd=UHZhUklvRmRuWGtCd3RqN2phdW9JZz09
Конференция идентификациясе: 847 5348 1564
Файдалану коды: 590555.