2021 елның 12-14 августында «100% Татарстан. Мәгариф. Фән һәм технологияләр. Хезмәт базары.» онлайн-форумы узачак.
Форум «Тормыш озынлыгындагы белем» концепциясендә белем бирүнең барлык баскычларын биләячәк һәм киләсе тәртиптә масштаблы программаны тәкъдим итәчәк:
- 12 август: мәктәпкәчә һәм мәктәп белеме, тәрбия;
- 13 август: урта һөнәри һәм югары белем, хезмәт базары.
Татарстан Республикасы Президенты Р. Н. Миңнеханов катнашында «Тормыш – иң яхшы укытучы?» пленар дискуссиясе бу көннең төп вакыйгасы булачак;
- 14 август: мәктәпкәчә яшьтәге балаларның һәм мәктәп укучылары әти-әниләре өчен файдалы экспертлар чыгышы.
«100% Татарстан. Мәгариф. Фән һәм технологияләр. Хезмәт базары» онлайн-форумда катнашу өчен: https://100tatarstan.com сайтында теркәлергә кирәк.