Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментына 2021 елның июлендә 75 мөрәҗагать килде, шуларның 10 сы коррупция өлкәсендәге сораулар буенча.
8 мөрәҗәгать белем бирүче оешмаларга кабул итүдән баш тарту мәсьәләсе буенча килде. Шуларның 2 мөрәҗәгате 10 сыйныфка кабул итүдән баш тарту буенча, 5 мөрәҗәгате беренче сыйныфка кабул итүдән баш тарту буенча һәм 1 мөрәҗәгать башка сыйныфка кабул итүдән баш тарту буенча. Әлеге барлык мөрәҗәгатьләр Казан шәһәре белем бирү оешмаларына шикаять итә.