Халык алдында тыңлаулар Алабуга муниципаль районының «4 нче гимназия» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесенең актлар залында узды. Анда район мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре һәм урынбасарлары, район мәгариф учреждениеләрен гамәлгә куючы вәкилләр катнашты.
Тыңлаулар барышында мәгариф өлкәсендә Россия Федерациясе законнарын үтәгәндә, мәгариф эшчәнлеген алып барганда район мәгариф учреждениеләре тарафыннан ачыкланган хокук бозуларга кагылышлы мәсьәләләр каралды.
Тыңлаучыларга белем бирү эшчәнлеген оештыруны регламентлаштыру мәсьәләләре аңлатылды, мәгариф өлкәсендә Россия Федерациясе законнары бозылуның контроль-күзәтчелек чаралары барышында ачыклана торган очракларын бетерү максатында тәкъдимнәр бирелде.
Мәгариф оешмалары җитәкчеләрендә контроль-күзәтчелек чараларын үткәрүне регламентлаштыра торган норматив базаны үзгәртү буенча барлыкка килә торган мәсьәләләргә зур игътибар бирелде.
Тыңлаулар үткәрү барышында департамент хезмәткәрләре тарафыннан "сорау-җавап" формасында тыңлаучыларга аңлатмалар бирелде:
- белем бирү оешмаларына тоткарлыксыз керүне оештыру;
- РФ Хөкүмәтенең "Түләүле белем бирү хезмәтләрен күрсәтү кагыйдәләрен раслау турында" 2020 елның 15 сентябрендәге 1441 номерлы карары таләпләре нигезендә түләүле белем бирү хезмәтләрен күрсәтү тәртибе буенча;
- учреждениеләрнең локаль норматив актлары нигезендә белем бирү процессын регламентлау үзенчәлекләре буенча,
- лицензия таләпләрен үтәү буенча.
Департамент хезмәткәрләре тарафыннан электрон документлар әйләнеше системасында эшне оештыру, резолюцияләрне рәсмиләштерүнең дөреслеге (контроль-күзәтчелек чаралары нәтиҗәләре буенча документлар алу кысаларында) буенча ликбез үткәрелде.