Татарстанда “Демография” милли проекты кысаларында яшь ярымнан өч яшькә кадәрге балалар өчен өстәмә урыннар булдыру буенча чаралар гамәлгә ашырыла. ТР Министрлар Кабинетының 2021 елның 20 гыйнварындагы күрсәтмәсе нигезендә 3 021 020,04 мең сум күләмендә 13 балалар бакчасы төзелешенә акча бүлеп бирелде. 2021 елда Татарстанда балалар бакчаларында яңа мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре төзү исәбенә 3100 өстәмә урын барлыкка киләчәк.
Казанда биш яңа балалар бакчасы барлыкка киләчәк, өчесе - Яр Чаллыда һәм тагын берсе - Әлмәттә. Моннан тыш, берәр балалар бакчасы Лаеш һәм Биектау районнарында төзеләчәк, тагын икесе - Питрәч районында.
Шулай ук «Торак һәм шәһәр мохите» милли проекты кысаларында Казанда 710 урынга исәпләнгән өч балалар бакчасы һәм Балтач районы Норма авылында 120 урынга исәпләнгән балалар бакчасы төзелә.
Моннан тыш, агымдагы елда Казан, Чаллы, Әлмәт, Түбән Кама һәм Яшел Үзәндә гамәлдәге балалар бакчаларында 67 төркемдә яшь ярымнан алып өч елга кадәр балалар өчен тагын 1390 урын булдыру планлаштырыла.
Милли проектлар Россиядә 2019 елдан башлап РФ Президенты Владимир Путин инициативасы белән гамәлгә ашырыла.