Инстаграм-аккаунттагы туры эфирда һәм тематик кабул итү барышында РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина, ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Рәмис Мөҗипов һәм ТРда «Яңа мәктәп» федераль партпроектының координаторы, В.Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты ректоры Асия Тимирясова халык белән булды.
Илдә мәгариф системасына ярдәм итү, үсеш һәм уңышлылык мәсьәләләре буенча Татарстанның алдынгы позицияләре турында Рәмис Мөҗипов сөйләде. Быелгы имтихан бирү кампаниясе Татарстан чыгарылыш сыйныф укучыларының Россия буенча уртача баллдан югарырак балл алуларын күрсәтте. Быел йөз балл алучылар саны арткан. Илдә беренче тапкыр яңа форматта узган информатика буенча имтихан да уңышлы узды. Татарстан илдә беренчеләрдән булып укытучыларга имтихан чорындагы эшләре өчен өстәмә түләү кертелгәннен министр урынбасары шулай ук билгеләп үтте.
Асия Тимирясова шулай ук мәгариф өлкәсендәге төбәк казанышларына да игътибарны юнәлтте. Татарстан укытучылары илдә беренчеләрдән булып сыйныф җитәкчелеге өчен өстәмә акча ала башладылар. Моннан тыш, 2020 елдан башлап регионда кече сыйныфларның барлык укучылары бушлай кайнар туклану белән тәэмин ителә, башка төбәкләрдә бу программа 2024 елда гына эшләтеп җибәреләчәк.