24 һәм 25 июньдә информатика буенча БДИ Татарстан Республикасының 2,5 меңгә якын укучысы язды

2021 елның 25 июне, җомга

2,5 меңгә якын укучы информатика буенча 24 һәм 25 июньдә бердәм дәүләт имтиханын (БДИ) язды.
2021 елда әлеге имтихан беренче тапкыр компьютер кулланып уздырыла, элек чыгарылыш сыйныф укучылары кәгазь бланкларда имтихан эшен яздылар.  Имтихан компьютерларда, БДИ үткәрү өчен билгеләнгән махсус программалар кулланып, үткәрелде. Имтихан эше кыска җаваплы 27 биремне, шул исәптән база авырлыгындагы ун биремне, 13 - югары һәм 4 - катлаулы биремне үз эченә ала. Компьютерда имтихан тапшыру өчен программалаштыру, электрон таблицалар белән эшләү һәм мәгълүмати эзләнү буенча биремнәрнең яңа формалары эшләнде. БДИ озынлыгы 3 сәгать 55 минут тәшкил итә.
Барлык җаваплар экспертлар катнашыннан башка автомат рәвештә тикшереләчәк. 
Имтихан кагыйдә бозуларсыз узды.
Информатика буенча БДИда билгеләнгән минималь балл 40 тәшкил итә. Нәтиҗәләрне 8 июльдән дә соңга калмыйча белергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International