21 июньдә Татарстанда 2021 елның 7 июнендәге профильле математика буенча БДИ нәтиҗәләре расланды.

2021 елның 22 июне, сишәмбе

Имтиханда 9462 кеше катнашкан иде.
13 катнашучы 100 балл алды (2020 елда - 19). 99 баллны 14 катнашучы ия булды.
80 һәм аннан күбрәк балл җыючылар - 1575 кеше (16,65%), 2020 елда югары балл җыючылар -  профильле математика буенча БДИда катнашучыларның 12,66%ы иде.
Татарстанда профильле математика буенча БДИның уртача баллы - 61,47 (2020 елда - 59,5).
13 катнашучы сәламәтлеге буенча имтиханны вакытыннан алда тәмамлаган. Бу катнашучылар математика буенча БДИга резерв көннәрдә кабат кертелде.
304 катнашучы (3,22%) минималь баллны (27 балл) уза алмады. Имтиханны үткәрү тәртибен бозган өчен 1 укучы имтиханнан чыгарылды.
Быелгы чыгарылыш сыйныф укучылары БДИ нәтиҗәләрен үз мәктәпләрендә, барлык БДИда катнашучылар - Рособрнадзорның рәсми сайтындагы «ГИА» бүлегендә http://obrnadzor.gov.ru/gia/gia-11/rezultaty/ һәм  http://checkege.rustest.ru/ белергә мөмкин. Шулай ук ДБУ «РЦМКО» сайтындагы http://rcmko.ru/ege/ «Бердәм дәүләт имтиханы» бүлегендә имтихан нәтиҗәләрен алу өчен бердәм идентификация һәм аутентификация системасына күчү каралган.
Куелган баллар белән килешмәү турындагы апелляция 2021 елның 23 һәм 24 июнь көннәрендә кабул ителәчәк.
2021 елда профильле дәрәҗәдәге математика сайлау предметы булып тора, шуңа күрә нәтиҗәне яхшырту өчен математиканы бары тик бер елдан, 2022 елда гына кабат бирергә мөмкин булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International