География, рус әдәбияты, химия буенча БДИ нәтиҗәләре билгеле булды

2021 елның 17 июне, пәнҗешәмбе

2021 елның 16 июнендә география, рус әдәбияты, химия буенча БДИ нәтиҗәләре билгеле булды.
География буенча имтиханда 144 кеше катнашты. 100 баллны 5 катнашучы алды, 41 кеше 80 һәм аннан да күбрәк балл җыйды. 1 катнашучы минималь 37 баллны уза алмады. Татарстан Республикасы буенча БДИның уртача баллы 69,46.
Рус әдәбияты буенча БДИда 909 кеше катнашты. Имтихан нәтиҗзләре буенча 35 укучы 100 балл алган, 208 кеше 80 һәм аннан да күбрәк балл җыйган. 13 катнашучы минималь 32 баллны узмаган. Татарстан Республикасы буенча БДИның уртача баллы 67,08 тәшкил итә.
Химия буенча имтиханда 2 414 кеше катнашты. 100 баллны 35 катнашучы алды, 537 кеше 80 һәм аннан да күбрәк балл җыйды. 242 катнашучы минималь 36 баллны үтмәде. Татарстан Республикасы буенча БДИның уртача баллы 62,71 тәшкил итә.
Быелгы чыгарылыш сыйныф укучылары БДИ нәтиҗәләрен үз мәктәпләрендә, барлык БДИда катнашучылар - Рособрнадзорның «ГИА» бүлегендә рәсми сайтында http://obrnadzor.gov.ru/gia/gia-11/rezultaty/ һәм  http://checkege.rustest.ru/ белергә мөмкин. Шулай ук ДБУ «РЦМКО» сайтындагы http://rcmko.ru/ege/ «Бердәм дәүләт имтиханы» бүлегендә имтихан нәтиҗәләрен алу өчен бердәм идентификация һәм аутентификация системасына күчү каралган.
БДИда катнашучыларының куелган баллар белән килешмәве турындагы апелляцияләре 18 һәм 21 июньдә кабул ителәчәк. Апелляцияләрне карау 2021 елның 22 июнендә узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International