Татарстанның алты меңнән артык чыгарылыш сыйныф укучысы җәмгыять белеме буенча БДИ тапшыра

2021 елның 15 июне, сишәмбе

15 июньдә 6594 Татарстан чыгарылыш сыйныф укучылары җәмгыять белеме буенча БДИ тапшыралар. Шуларның 6104е - агымдагы елның унберенче сыйныф укучылары, 455е - узган еллардагы чыгарылыш укучылары һәм көллият, техникумнарны тәмамлаган 35 студент.
Җәмгыять белеме буенча БДИны сәламәтлекләречикләнгән 72 катнашучы тапшыра - бу агымдагы елның 70 чыгарылыш укучысы һәм узган елның 2 чыгарылыш укучысы.
Имтихан үткәрүнең 65 пункты мәктәпләрдә һәм 8 пукт өйдә оештырылды (гомуми - 73). Имтиханнарда 3207 педагог катнаша. Барлык аудиторияләрдә һәм ППЭ штабында онлайн-видеокүзәтү оештырылган.
Җәмгыять белеме буенча БДИ минималь балл - 42.
РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы карамагындагы югары уку йортларына укырга кабул ителү өчен җәмгыять белеме буенча БДИның минималь баллы - 45.
Имтихан иртәнге 10 да башланып 3 сәгать 55 минут дәвам итәчәк. Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән катнашучылар өчен сәгать ярымга озынайту каралган.
Быелгы чыгарылыш сыйныф укучылары БДИ нәтиҗәләрен үз мәктәпләрендә, барлык БДИда катнашучылар - Рособрнадзорның рәсми сайтындагы «ГИА» бүлегендә http://obrnadzor.gov.ru/gia/gia-11/rezultaty/ һәм  http://checkege.rustest.ru/ белергә мөмкин. Шулай ук ДБУ «РЦМКО» сайтындагы http://rcmko.ru/ege/ «Бердәм дәүләт имтиханы» бүлегендә имтихан нәтиҗәләрен алу өчен бердәм идентификация һәм аутентификация системасына күчү каралган. 
Кабат имтиханнарга сәламәтлеге буенча БДИны вакытыннан алда тәмамлаулаучылар һәм документаль расланган нигезле сәбәп буенча имтиханда катнаша алмаучылар кертелергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International