2021 елның 9 июнендә министр урынбасары - Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Р.Г. Мөҗипов Татарстан Республикасы Президенты Аппараты, республика министрлыклары, ведомстволары, оешмалары җитәкчеләре һәм Мурманск өлкәсе вәкилләре катнашында коррупциягә каршы сәясәт чараларын гамәлгә ашыруга яшьләрне тарту мәсьәләләренә багышланган киңәшмәдә катнашты. Киңәшмә кысаларында Рәмис Гаптрәис улы гомуми белем бирү өлкәсендә коррупциягә каршы чаралар буенча чыгыш ясады һәм сорауларга җавап бирде.