Математика буенча БДИ

2021 елның 7 июне, дүшәмбе

Бүген математика фәненнән имтихан узды.
Мәктәпләрдә имтиханнар үткәрүнең 81 пункты һәм өйдә 14 ППЭ оештырылды (барлыгы 95 ППЭ). Барлык ППЭлар да видеокүзәтү системалары белән җиһазландырылган.
Ситуацион үзәктә имтихан уздыру барышын 84 онлайн күзәтүче мониторинглады.
Профильле дәрәҗәдәге математика буенча имтихан эше 19 биремне үз эченә алган ике өлештән тора. Имтихан эшен башкарганда линейкадан файдаланырга мөмкин. Имтихан 3 сәгать 55 минут (235 минут) дәвам итә.
Профильле дәрәҗәдәге математика буенча билгеләнгән минималь балл 27 балл тәшкил итә. Имтиханда катнашучылар үз нәтиҗәләрен 23 июньнән дә соңга калмыйча беләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International