Бүген, 2021 елның 31 маенда БДИның төп этабы старт алды

2021 елның 31 мае, дүшәмбе

Вузга керергә теләк белдергән унберенче сыйныф укучылары география, әдәбият һәм химия фәннәрен тапшыралар.
65 имтихан үткәрү пункты оештырылды, шул исәптән 5се өйдә. ППЭ эшендә 2550 педагогик хезмәткәр катнашуы планлаштырыла. ППЭ аудиторияләрендә онлайн видеокүзәтү оештырылган.
31 майга 3800 катнашучы килде, шуларның 3299 бу елның чыгарылыш сыйныф укучылары.
География буенча БДИны 161 катнашучы тапшырачак, рус әдәбияты буенча - 1050, химия буенча - 2589.
Имтихан 10.00 сәгатьтә башлана.
Быелгы чыгарылыш сыйныф укучылары БДИ нәтиҗәләрен үз мәктәпләрендә 17 июньдә белә алачак, БДИның барлык катнашучылары да Рособрнадзорның рәсми сайтында «ГИА» бүлегендә http://obrnadzor.gov.ru/gia/gia-11/rezultaty/ таныша ала. Шулай ук РЦМКО сайтында http://rcmko.ru/ege/ "Бердәм дәүләт имтиханы" бүлегендә имтихан нәтиҗәләре алу өчен Бердәм идентификация һәм аутентификация системасына күчү каралган. 
Югары уку йортларына керү өчен география буенча кимендә 37 балл, химия буенча - 36 балл, рус әдәбияты буенча 32 балл җыярга кирәк.

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте материаллары буенча

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International