Тугызынчы сыйныфларны тәмамлаучылар өчен бүген контроль эшләр сериясе башланды. Быел контроль эшләр ТДИ урынына сайлау предметлары буенча уздырыла:
18 май - биология, рус әдәбияты, информатика һәм ИКТ;
19 май - физика, тарих;
20 май - җәмгыять белеме, химия;
21 май - география, чит телләр.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мәктәп укучылары контроль эшләрне үз мәктәпләрендә язалар. Аларның нәтиҗәсе профильле сыйныфларга кергәндә кулланылырга мөмкин. Эш өчен билгеләрне сыйныф журналына куярга тәкъдим ителә.