Тугызынчы һәм унберенче сыйныфларны тәмамлаучылар өчен дәүләт аттестациясе, пандемия шартларында санитария куркынычсызлыгы чараларын үтәп, махсус әзерләнгән пунктларда узачак. Бу хакта 2021 елның 13 маенда РФ мәгариф министры Сергей Кравцов хәбәр итте.
"9 нчы һәм 11 нче сыйныфлар өчен дәүләт йомгаклау аттестациясе штатлы режимда узачак. Имтиханнар өчен, узган елдагы кебек үк, санитария куркынычсызлыгы чаралары белән махсус әзерләнәчәкләр", - диде ул Россия президенты Владимир Путинның хөкүмәт әгъзалары белән киңәшмәсендә.
Ул билгеләп үткәнчә, бинаны мәҗбүри дымлы җыештыру, контактсыз термометрия, социаль дистанцияләр булачак. "Узган елгы тәҗрибәне исәпкә алып, бу режимнар һәм механизмнар һәр төбәк белән җентекләп эшләнгән", - дип йомгаклады министр.