РФ Мәгариф министрлыгы Россия мәктәпләрендә һәм көллиятләрендә тарихны укыту программаларын тикшерә башлады. Министрлык Бөек Ватан сугышы турындагы белешмәләрнең ни дәрәҗәдә тулы булуын ачыклый. Бу хакта министр Сергей Кравцов белдерде.
Шулай ук Кравцов, дәреслекләрнең сыйфатын контрольдә тотуны көчәйтергә мөмкинлек тудыручы, "Мәгариф турында" федераль законга төзәтмәләр әзерләнүе турында хәбәр итте.
Чыганак: mel.fm