ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы коррупциягә каршы тору буенча комиссия эшенең расланган планы нигезендә, 28 апрельдә чираттагы утырыш булды. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрының урынбасары - мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Р.Г.Мөҗипов беренче сыйныфка кабул итүгә бәйле мәсьәләләр буенча чыгыш ясады.