Йомгаклау иншасы өстәмә срокта 12 майда узачак

2021 елның 28 апреле, чәршәмбе

 4 майдан 7 майга кадәр ял көннәре билгеләнүгә бәйле рәвештә мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт йомгаклау иншасын (изложениене) уздыруның өстәмә срогын 2021 елның 12 маенда билгеләде. Йомгаклау иншасын уңышлы язу 11 сыйныфны тәмамлаучылар өчен дәүләт йомгаклау аттестациясенә кертү булып тора. Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән укучылар йомгаклау иншасы урынына изложение  язарга хокуклы. Чыгарылыш укучыларының күпчелеге 15 апрельдә йомгаклау иншасы (изложение ) язган иделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International