Мәктәпләргә кабул итү турында

2021 елның 21 апреле, чәршәмбе

2021 елның 1 апреленнән беренче яки өстенлекле мәктәпләргә укырга керү хокукы булган, шулай ук беркетелгән территориядә яшәүче балалар өчен беренче сыйныфка укырга кабул итү турында гаризалар кабул итү башланды. Чираттан тыш хокук (прокурорлар, судьялар һәм тикшерүчеләр балалары өчен) интернатлы мәктәпләр өчен генә гамәлдә.
2021 елның 1 апреленнән 20 апреленә кадәр Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментына 88 мөрәҗәгать кергән, шул исәптән 74 мөрәҗәгать «Кайнар линия» телефонына.
Аеруча еш очрый торган сораулар:
1. Ике гариза бирергә мөмкинме - 01 апрельдән мәктәпкә беркетелгән территория буенча, ә 6 июльдән - башка мәктәпкә?
2. Бала яшәгән адрес берничә белем бирү оешмасына беркетелгән очракта, 1 апрельдән берничә гариза бирергә мөмкинме?
3. Өстенлекле хокукы булган (абыйлы-энеле, апалы-сеңелле) кешеләр нинди документлар тапшырырга тиеш?
4. Баланы теркәү турында нинди документ тапшырырга кирәк?
5. Гаризалар нинди ысул белән бирелә?
6. Мәктәпләрне территориаль яктан беркетү турында.
Һәрбер мөрәҗәгать итүчегә белем бирү оешмаларына укырга кабул итүне оештыруның үзенчәлекләре буенча төгәл җаваплар, киңәшләр һәм аңлатмалар бирелде.
Мәктәпләргә укырга керүнең чираттан тыш, беренче чиратта яисә өстенлекле хокукы булган балалар, шулай ук беркетелгән территориядә яшәүче балалар өчен урыннар барлык мәктәпләрдә дә дә җитәргә тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International