Бүген Чаллы политехника көллияте базасында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының “Татарстан Республикасында һөнәри белем бирүне үстерүнең актуаль мәсьәләләре” темасына коллегия узды. Коллегиядә икътисадның реаль секторы мәгариф оешмалары һәм предприятиеләренең үзара хезмәттәшлек механизмнары, һөнәри учрежденияләрдә тәрбия эшенең төп векторлары турында фикер алыштылар. ТР Мәгариф һәм фән министр урынбасары - мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Р.Г.Мөҗипов коллегиядә катнашучылар белән берлектә мәгариф өлкәсендә тапшырылган вәкаләтләрне гамәлгә ашыру мәсьәләсе буенча фикер алыштылар.