2021 елның 14 апрелендә Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районында мәгариф оешмалары җитәкчеләре белән район мәгариф оешмаларының планлы тикшерүләре нәтиҗәләре буенча киңәшмә узды, анда министр урынбасары - Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Рәмис Гаптраис улы Мөҗипов катнашты.
Киңәшмәдә мәгариф өлкәсендә дәүләт күзәтчелеге, белем бирүнең сыйфатына дәүләт контроле һәм лицензия таләпләренең үтәлешенә контроль мәсьәләләре буенча тикшерүләрдә ачыкланган проблемалы мәсьәләләр билгеләнде.