Узган елдагы кебек үк, БДИны тулысынча вузларга укырга керергә җыенган чыгарылыш сыйныф укучылары гына тапшырырга тиеш. Рус теле һәм математика буенча дәүләт чыгарылыш имтиханыннан (ГВЭ) өчледән дә түбәнрәк билеге булмаган очракта аттестат бирелә.
Югары уку йортына укырга керергә ниятләгән укучылар, әгәр җыйган баллар саны Рособрнадзор билгеләгән минималь бусагадан ким булмаса, рус теле буенча БДИ тапшырганнан соң аттестат алачак.
Документта укучы мәктәптән шәхсән үзе ала алмаса, аттестатны почта аша җибәрүен яки документның электрон күчермәсен сорарга мөмкин диелгән